Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак укыту программалары эшләнгән.
07.12.2019bugulma-tat.ru

Биредә ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы бара.
«Бу предметлар буенча эш программалары әзерләнгән, яңа буын укыту-методик комплектлар әзерләнә», — диде Борһанов.
Ул Мәгариф министрлыгының Мәгарифне үстерү институты, ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты белән берлектә, туган тел буларак татар телен укыту буенча методиканы камилләштерү буенча уртак эш оештырылганын әйтте.
«Туган тел һәм туган әдәбиятны уку планының мәҗбүри өлешендә саклау күпмилләтле халыкларның гражданлык үзенчәлекләрен саклау өчен мөһим. Бүген федераль дәреслекләр реестрына 12 туган телдән 232 дәреслек кертелгән. Аларның 89ы татар теле һәм әдәбияты буенча, 13е удмурт телендә, чуваш, мари, мордва телләре төбәкләрдәге нәшриятлардан алына торган пособиеләреннән өйрәтелә», — ди Рафис Борһанов.
Министр берничә телдә укыту өстенлекләре турында сөйләде. Министрлыкның Россия халыклары телләрен өйрәнү мөмкинлекләрен тәэмин итү буенча норматив документлар эшләү һәм кабул итүдә актив катнашканын белдерде. «Без ил халыклары туган телләрен укыту буенча федераль дәүләт стандартлары концепциясе проектына тәкъдимнәр юлладык», — диде.
- Ярко украсившие соцветие культур
- Твори добро другим во благо
- О чем глава Бугульмы пишет Деловой России
- Дети, каникулы и дорога
- Подготовка подвижного состава к началу летней пассажирской кампании
- Индия: далекая и близкая
- ... И "Алкоголь"
- Привлекательность для инвестиций
- Стали меньше пить?
- У Единого расчетного центра появился свой сайт

