17 августтан Татарстанда театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары эшли башлаячак.
15.08.2020https://tatar-inform.tatar

«Без чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчәбез. Бу Роспотребназдор, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм безнең муниципалитетларның системалы һәм җайга салынган эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Коронавирус темасы көн тәртибеннән алынмый, без әкренләп чикләүләрне киметүне дәвам итәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.
17 августтан Татарстанда театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары һәм аквапарклар эшли башлаячак. Алар яртылаш кына тулы булырга тиеш. Моннан тыш, хәзер ачык мәйданчыкларда да, биналарда да чаралар уздырырга мөмкин. Беренче очракта йөз кеше катнаша ала, икенчесендә 50 проценттан да артык кеше булырга тиеш түгел. Шулай ук 25 процент кына тамашачы җыеп, спорт чаралары да үткәрергә рөхсәт ителә, ә биналарда үткәрелгән банкетларда илле кешедән артырга тиеш түгел.
- Игрушки и сладости бывают опасными
- Местная ярмарка до Казани довела
- Труп около села Спасское
- Юноши готовятся к армии
- XVII конференция «Единой России» в Бугульме
- Открытие детского парка
- Бугульминцы в Госсовете РТ
- Хоккей
- В Бугульме планируется открытие спецального помещения для проведения религиозного обряда - мытья покойников
- На радость жителям

