Бөгелмәдә балаларга кушкан сирәк исемнәр билгеле булды.
07.08.2020https://tatar-inform.tatar
Июльдә Бөгелмә районында 109 бала туган, шуларның берсе — «король игезләре». Кызлар малайларга караганда бишкә күбрәк туган. Ата-аналар балаларын Тея, Мөнисә, Инесса, Роксана, Энгель, Эльмар, Захар кебек гадәти булмаган сирәк исемнәр дә кушкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
432 гаилә — беренче, 43 гаилә — икенче, 24 гаилә өченче сабыен алып кайткан. Тагын ун гаиләдә дүртенче бала дөньяга аваз салган. Иң зур бала 4 560 граммлы булып туган, иң кечкенәсе — 855 граммлы. Иң яшь әтигә 20 яшь, ә иң яшь әнигә — 18 яшь. Иң өлкән әти белән әнигә 47 һәм 43 яшь.
Кызлар арасында Милана, Ульяна, Анастасия, малайлар арасында Радмир, Матвей исемнәре һаман да үз популярлыгын югалтмый.