Бөгелмәле банкның ялган хезмәткәренә ышанып, акчасыннан колак каккан
11.02.2020bugulma-tat.ru

Хатын 28 гыйнвар иртәсендә аңа билгесез кеше шалтыратуын, үзен банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре итеп танытуын һәм аның банк картасыннан акчаны алу омтылышы булуын хәбәр итә. Акчасын салдырмасыннар өчен ханым карта мәгълүматларын җиткерә. Зыян күрүче, банк хезмәткәре белән сөйләшүен уйлап, аның барлык таләпләрен үтәгән. Шуннан соң картадан 28 мең сумнан артык акча күчерелгән.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: бернинди шартларда да карта әйләнешендә һәм телефонга кергән смс-хәбәрләрдә күрсәтелгән банк карталарына һәм счетларына керү кодларын һәм серсүзләрне атамагыз. Банк вәкилләренең берсе дә сездән әлеге мәгълүматны сорамый, ә банкның бердәнбер ышанычлы телефон номеры сезнең банк картагызның кире ягында күрсәтелгән, яисә язма рәвештә төзелгән килешүдә күрсәтелгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте
- Бугульминцы покорили Эльбрус
- Конкурс художественной самодеятельности
- Победа в конкурсе "Шрингара"
- Самолет из Бугульмы вернулся в аэропорт через 40 минут после вылета
- Возрождение родников, силами нефтяников
- В слове «МЫ» - сто тысяч «Я»!
- Техника по агролизингу
- Медицинские работники подвели итоги своей деятельности за 2009 год
- Тяжелая атлетика
- «Загадка тротуара»

