Бөгелмә районының Иске Исаково буасына биш тонна балык җибәрелде .
19.06.2020tatar-inform.tatar

Җирле авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатып алуны өстен күрүчеләргә Эдуард Әхмәтсафин крестьян-фермер хуҗалыгында үстерелгән балык яхшы таныш. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да товарлыклы балык үрчетүче эшкуарның инициативасын хупладылар.
Иске Исаково авылындагы буа хәзер меңләгән карп өчен — туган йорт. Бөгелмә эшмәкәре Эдуард Әхмәтсафин сулыкка биш тонна балык җибәрде. Ул кыйммәтле продукт кына түгел, ә спорт белән кызыксыну чыганагы да, чөнки балык тоту — күпләр өчен яраткан ял төре. Карп — тәмле итенә ихтыяҗ зур булган төче су балыгы. Бу балык күп ашый, әмма тиз үсә.
Балыкны Иске Исаково буасына, юлда тончыкмасын яки артык интекмәсен өчен, барлык кирәкле шартларны үтәп, махсус автомобильдә Бисеровское балык комбинатыннан алып кайтканнар. Автомобиль цистернасыннан ук алар махсус әзерләнгән «юл-җайланмадан» балык суга эләгә. Шартлар уңай булганда, көзгә инде балыклы булырга өмет бар.
- Дополнительные обстоятельства
- Когда не сладок дым Отечества
- Ни днем, ни ночью. Остановки без водки
- Бугульминский ОВД - один из лучших в РТ
- Тяжелая атлетика
- На радость первоклашкам
- Их сердце отдано детям
- В Бугульме планируется открытие спецального помещения для проведения религиозного обряда - мытья покойников
- Юная Бугульминка стала призером всероссийского конкурса «Сто сказок о книге и чтении»
- Парламентский урок

