Бөгелмә ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте.
22.08.2020https://tatar-inform.tatar

«Мин сезнең хезмәтегез, туган шәһәрегез генә түгел, тулаем Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр халкына.
Ул бөгелмәлеләрнең кәефендәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте, чөнки районда, коронавирус пандемиясенә карамастан, күп программалар гамәлгә ашырыла. Муниципалитет икътисадын күтәрергә сәләтле яңа инвесторлар барлыкка килә. Муниципаль берәмлек җитәкчесе Линар Закиров байракка Бөгелмә районы гербы төшерелгән билгене беркетте. Аннары эстафета Түбән Кама районына юл тотачак.
«ТАССРның 100 еллыгы әләме инде 30 районда булды. Бу әләм үзенә республиканың барлык муниципаль берәмлекләренең энергиясен һәм мәхәббәтен җыйды», - дип белдерде район башлыгы. Линар Закиров шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинның бүгенге сәфәре шәһәр халкы өчен бик мөһим булуын, чөнки ул аларның проблемаларына максималь игътибар биргәнлеген әйтеп үтте.
Узган атнада бирегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән килде, ул төзекләндерелгән мәдәни объектларны һәм тәртипкә китерелгән ишегалларын карап чыкты. Барлык эшләр дә республика программалары буенча башкарылган.
Хәзер Бөгелмәдә 40 ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре бара. Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә, Е.А. Тимерҗанов исемендәге «Яшьлек» спорт мәктәбендә, балалар йогышлы авырулар хастаханәсендә һәм башка объектларда капиталь ремонт ясала.
- "Папа в паутине, или Слишком женатый таксист-2"
- Бегом - к рекордам
- Делегация Татарстана посетила столицу Универсиады-2009
- От русской плясовой до Чаплина и дальше
- Навести порядок в спецприемнике
- Да не оскудеет рука дающего
- Скуке здесь не место
- О кормах, как о хлебе
- Эти руки не для скуки
- Гармонист приглашен в Москву

