Быел Татарстанда бары тик авыл Сабантуйлары гына узачак.
20.06.2020tatar-inform.tatar

«Куркыныч зур, ул әле саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә Сабантуй уздырмаячакбыз дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында без, әгәр җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә, халык фикерен исәпкә алып, аларны үткәрүне хәл итәбез. Чөнки авыл Сабантуйлары — табигатьтә кечкенә генә бәйрәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул чара санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килештереп үткәрелергә тиеш, дип искәртте.
Авыл Сабантуен Татарстан Президенты иң дөресе дип саный. «Ул чын бәйрәм, барлык туганнар, тальян моңы, бию белән. Нинди дә булса җитди спортчыдан башка һәркем көрәшә ала. Зур булмаган чаралар бик мөһим», — диде ул.
Элегрәк «Татар-информ» Сабантуйның Чирмешән һәм Мамадыш районнарында үткәрелмәячәген хәбәр иткән иде.
- Любители рыбалки померились уловом
- В Танце от недуга
- Выставка художников в Бугульме
- В Бугульме 9 мая будет сдан дом для ветеранов ВОВ
- От жилья до гипермаркета
- Любимый учитель
- А.Шафигуллин: "СТОИТ браться за любую работу"
- В Бугульме - антикризисные меры.
- Испания - Чемпионы Европы
- Министр лесного хозяйства возглавил Федерацию тяжелой атлетики РТ

