Быел Татарстанның тугыз районында ГТО комплекслары ачыла.
04.08.2020tatar-inform.tatar

«Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында, Татарстанның тугыз районында «Хезмәт һәм оборонага әзер» (ГТО) комплекслары җиһазландырылачак. Шул рәвешле, быел сентябрьдә Азнакай, Апас, Биектау, Кама Тамагы, Минзәлә, Теләче, Әтнә, Ютазы, Питрәч районнарында спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Бүген районнарда шул спорт мәйданчыкларының нигезләре әзерләнә», — диде министр.
Владимир Леонов әйтүенчә, ГТО комплекслары спорт объектлары һәм белем бирү учреждениеләренә якын булган, кеше күпләп йөри торган урыннарда урнашкан. «Бу барлык халык категорияләренә спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы булсын өчен эшләнә», — диде.
Министр Татарстанда 11 меңнән артык спорт корылмасы булганын әйтте. 2020 елда барлык төзелеш программаларын исәпкә алып, спорт инфраструктурасын үстерүгә 6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүген инде 2021 елга программа формалаштырыла.
«Спорт — тормыш нормасы» илкүләм проекты буенча, быел республикада 773,6 млн сумлык эшләр башкарылачак, шул исәптән 590 млн сум — федераль казнадан.
- Бугульминские стражи правопорядка отчитались о проделанной работе
- Бугульминский ансамбль танца «Дружба» отметил 30-летие
- Новый дизайн Бугульминского сайта
- Полицейские пошли по "малину"
- Если бы были у меня крылья
- Любимый учитель
- И угостили кнедликами
- Отбой, подруги, отбой!
- Мошенница обещала море и пляж
- Заморозок в середине лета

