Яшь бөгелмәлеләргә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды
24.02.2020bugulma-tat.ru

Чарада шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, шулай ук әти-әниләр катнашты. Тантанада катнашучылар игътибарына викторина тәкъдим ителде, анда гражданлык-патриотик юнәлештәге сорауларга җавап бирергә кирәк иде.
Яшь гражданнарны тормышындагы мөһим вакыйга белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев котлады. Ул яшьләргә Россия гражданины исемен намус белән йөртүләрен, Ватаныбызның патриотлары булуларын теләде һәм тантаналы рәвештә паспортлар тапшырды.
Чарада шулай ук Бөгелмә районы Эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Татьяна Маркова һәм Яшь гвардия җитәкчесе Ринат Дусаев катнашты. Барлык катнашучылар өчен дә укучылар Сараеның вокал коллективы башкаруында музыкаль котлау яңгырады.
- Мисс Татарстан! Голосуй за Бугульму!
- Осужден за сбыт наркотиков
- Важен каждый
- Местные товары
- С праздником победы!
- Пятилетние красавицы из Татарстана прославились на весь мир
- О вводе жилья и пробках на дороге
- «Кубок Евразии–2000» пройдет в Бугульме
- В Бугульминском районе при пожаре погибла пожилая пара
- Открыт музей в Вязовской школе

