Линар Закиров бөгелмәлеләрне котлады
04.11.2019bugulma-tat.ru

Кадерле бөгелмәлеләр!
Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституцииясе көне белән котлыйм!
Бу бәйрәмнәрнең икесе дә һәрберебез өчен бик әһәмиятле, чөнки алар республикабызның һәм илебезнең озын тарихи юлындагы вакыйгаларны хөрмәтләү булып тора. Алар икесе дә безнең күпмилләтле илебездәге халыкларның татулыгын чагылдыра һәм бердәмлеге символы булып тора, шул ук вакытта – чын патриотлык һәм һәр кешенең гражданлык җаваплылыгы үрнәге дә алар.
Халыклар бердәмлеге көне безгә нинди телдә сөйләшүебезгә, нинди диндә булуыбызга карамастан, һәрберебезнең дә иксез-чиксез киң илебезнең бер өлеше булып торуын, бары тик барыбыз бердәм булганда гына, теләсә нинди максатка ирешә алачагыбызны, барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгарга сәләтле булуыбызны искә төшереп тора. Татарстан гражданнарның хокуклары һәм ирегенең, законлылыкның гаранты булып исә төбәгебезнең төп кануннары – Татарстан Республикасы Конституциясе тора.
Кадерле дуслар! Сезгә ихлас күңелдән игелекле тормыш, тынычлык, сәламәтлек һәм йортларыгызга иминлек телим. Бу бәйрәмнәр безне Россиябезнең, Татарстаныбызның һәм үзебезнең муниципаль районыбызның үсүе, чәчәк атуы хакына безне тагын да ныграк берләштерсен иде!
Линра ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры
- С "Золотой осени" - серебряные медали
- УФАС возбудило дело в отношении исполкома Бугульминского района и «Бугульма-Водоканал»
- Акция "Помоги собраться в школу!"
- Авиаперевозчики Бугульмы вновь доказали свою пунктуальность
- Вылетают и приземляются точно по расписанию
- Подросток подрабатывал продажей марихуаны
- Время в документах и судьбах
- Подарок журналистов "Ветерану" к юбилею Великой Победы
- Есть вопросы у избирателей? Здесь ответят на любой...
- Не оставайтесь равнодушными

