Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!
02.09.2020https://vk.com/islam_v_bugulme

Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә Аз тәэмин ителгән, ишле балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, әтисе яки әнисе, я үзе инвалид булган балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү максатынан ел саен үткәрелә торган республикакүләм традицион хәйрия акциясе булып узды.
Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов чарада катнашкан балаларга, аларның әтиәниләренә үзенең нәсихәтләрен җиткерде, белем алуның әһәмиятен аңлатты, уңышлар теләде.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында, 20гә якын бала канцелярия товарларыннан торган бүләк-җыелмалар алды. Аннары чарада катнашучыларның барысын да табынга чакырдылар, тәмле чәй белән сыйладылар.
- "Здравствуй, дитя мое"
- Мечта заветная - выступить на олимпиаде
- По следам прокурорских проверок
- Онлайн-диалог – не роскошь…
- Вторую зарезал за компанию
- Общее дело
- Движение на трассе М-5 "Урал" восстановлено
- Вниманию бугульминцев и гостей города
- Подросток подрабатывал продажей марихуаны
- Они сошлись, «Студент» с «Премьером»

