Мошенниклар телефон номеры буенча ачыклый алган мәгълүматларны атадылар.
16.11.2020https://tatar-inform.tatar

Гражданнар турындагы мәгълүмат базасының күп өлеше әле һаман да ачык булуы мошенникларның эшен җиңеләйтә. Хәзерге вакытта шәхси мәгълүматлар бик зур куркыныч астында.
Шәхси мәгълүматларның законсыз кулланылуына каршы дәүләт органнары көрәшә. Моның өчен анда иминлек кагыйдәләре бар, алар барлык системалар һәм хезмәткәрләр эшен җайга сала. Әмма икътисадның реаль секторында чикләүләр җитәрлек дәрәҗәдә түгел: мәгълүматларның саклануы гына контрольдә тотыла. Моннан мошенниклар бик оста файдалана.
«Теориядә әле һаман да шундый очраклар билгеле: телефон номеры буенча сим-картаны теркәгән вакытта күрсәтелгән паспорт мәгълүматларын һәм хуҗаның исем-фамилиясен билгеләргә мөмкин», — дип белдерде эксперт.
Гражданинның паспорт мәгълүматлары ярдәмендә аферист зур күләмдәге мәгълүматлардан (фатир, машина, җир кишәрлекләре; кредит, штраф, бурычлар) файдалану мөмкинлегенә ия була.
«Бездә әлегә электрон паспорт булмаганлыктан, мин паспортны 3-4 ел саен алыштырырга киңәш итәр идем», — диде Щельцин.
- Инновационные идеи возникают и в Бугульме
- Ребята сделали правильный выбор
- Интернет радио
- На радость жителям
- Открылся храм-часовня
- Авиаперевозчики Бугульмы вновь доказали свою пунктуальность
- Выполнил свой долг
- Встреча паломников
- Онлайн-диалог – не роскошь…
- После жалобы абонента из Бугульмы Роскомнадзор по РТ оштрафовал Таттелеком на 35 тыс. рублей

