"Радуга" үзәгендә психологлар балалар белән тренинг дәресләре уздырды.
18.02.2020bugulma-tat.ru

Уртак очрашуның төп максаты - катнашучыларда үз-үзләрен ачу ысулларын, шулай ук актив аралашу стилен, кире элемтәне тапшыру һәм кабул итү юлларын үзләштерү иде. Төркемдә ышаныч атмосферасын булдыруга психологик күнегүләр ярдәм итте. Балалар башка катнашучылар алдында үзенең эчке потенциалларын ачарга, шул рәвешле үз-үзенә ышанычсызлыкны һәм йомыклыкны җиңәргә өйрәнделәр.
Тренинг күнегүләре төркемдә ышанычлы атмосфера урнаштырырга ярдәм итте, үз проблемалары турында ачык фикер алышырга өйрәнделәр һәм төркем эше принципларын үзләштерделәр. Очрашу ахырында малайларга һәм кызларга буяулар һәм “Бармак белән традицион булмаган рәсем ясау техникасы” ярдәмендә иҗади эш башкарырга тәкъдим ителде. Кәгазьдә песи формасында бармаклар ясап, алар хәзерге вакытта үзләренең эмоциональ халәтен күрсәттеләр. Эш тәмамлангач, һәр бала үзенең рәсемен тәкъдим итте һәм үзен характерлаучы хайваннар турында сөйләде.
Балалар алдагы очрашуларга яхшы кәеф алдылар.
Ольга КОЛГАНОВА
Ольга ЛУКАШОВА фотосы
- Полку академиков прибыло
- XVII конференция «Единой России» в Бугульме
- Пострадал от рук сотрудников ДПС
- Вокалистов из Бугульмы узнали в Швеции
- Счастливый авиабилет
- С праздником победы!
- Присоединяйтесь для счастья
- БМЗ увеличивает объемы работ по литейной продукции
- Звонки в редакцию Бугульминской газеты
- Прогимназия

