“Сәлам” кышны көтә
05.11.2019bugulma-tat.ru

Рухи-сәламәтләндерү курсларының бу өлеше рәбигыль-әүвәл, ягъни пәйгамбәребез туган айга туры килде. Дүрт дистәгә якын малай һәм кызлар бер атна дәвамында Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш үрнәкләре белән танышты, Коръән сүрәләре ятлады, төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнаштылар.
Балалар белән Бөгелмә шәһәре мәчетләрендә эшләүче хәзрәтләр, мөгаллим-мөгаллимәләр шөгыльләнде.
“Сәлам” үзәге көзге сменаны төгәлләгәндә, анда йөргән барлык балаларга мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте матбугат үзәге.
- Победа в конкурсе "Шрингара"
- Не оставайтесь равнодушными
- Подарок на День Города
- В 7 ой гимназии прошла международная видеоконференция
- Впервые в истории российский ребёнок (из Бугульмы!) пробежит престижный марафон в Лос Анжелесе!
- Если читатели не идут в библиотеку, библиотека сама приедет к ним
- "Нефтяник" представит Татарстан
- Окунемся в прошлое
- Экс – комсомольцам – добровольцам!
- С мечтами о звездах

