Табиб үзеңне коронавируска тикшерүнең дөрес алымнарын атады.
26.10.2020https://tatar-inform.tatar

Үзеңне коронавируска тикшерүнең өч алымы (ПЦР мазогы һәм антитәнчекләрнең ике төрен билгели торган тестлар) бар. Боларның барысы да яхшы һәм нәтиҗәле, әмма аларның нәрсә өчен эшләнүен аңларга һәм дөрес вакытта файдаланырга кирәк, диде табиб-инфекционист һәм вакцинолог Евгений Тимаков.
Аның сүзләренчә, ПЦР тест үткәргәндә ике төрле алым (йоткылык өсте, яки йоткылыкның авыздагы өлеше аша) кулланыла. Һәм әлеге ике тестның нәтиҗәләре бер-берсеннән аерылырга мөмкин.
«Мазокны шуларның икесеннән дә алып, бер пробиркада катнаштырсаң, тест нәтиҗәсе тагын да дөресрәк була», - диде Евгений Тимаков Sputnik радиосына биргән интервьюсында.
ПЦР тестын авырый башлаганнан алып беренче 14 көндә тапшырырга, шуннан соң организмны антитәнчекләргә тикшертергә кирәк.
«Антитәнчекләргә шунда ук кан тапшыруның бернинди мәгънәсе дә, файдасы да юк. Антитәнчекләр авырый башлагач 7-10 көн эчендә формалаша. ПЦР тестны да авырганнан соң тапшырырга кирәк. Бу очракта ПЦР кешенең терелгәнме-юкмы, вирус таратамы-юкмы икәнен ачыклау өчен кирәк. Әгәр вирус актив рәвештә таралмый икән, әлеге кешедән авыру йоктыру куркынычы юк», - дип сүзен йомгаклады табиб.
- Ты - соавтор сайта!
- Уровень безработицы в Бугульминском районе составляет 2,9 процента
- Авиакомпания «АК БАРС АЭРО» получила код ИАТА
- Милиция открывает двери
- Учитель шахмат
- "Алло, "телефон доверия" слушает"
- КАМАЗ отсудил домен в Рунете
- Используй "Миг удачи"
- После жалобы абонента из Бугульмы Роскомнадзор по РТ оштрафовал Таттелеком на 35 тыс. рублей
- Память жива, пока живы наши сердца

