Татарстанда 63 пациент үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратларына тоташтырылган.
18.11.2020https://tatar-inform.tatar
Респиратор авырулар белән үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратларына Татарстанның 63 кешесе тоташтырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Респиратор тракты авырулары белән ИВЛда - 63 кеше», - диде спикер.
Шул ук вакытта Жаворонков Татарстанда хастаханәләрдә медицина кислороды бирүдә тоткарлыклар юк, дип өстәде. Хәзер кирәкле запас булдырыла, дип ышандырды ул.
Элегрәк, октябрь аенда, медицина кислороды белән тәэмин ителүдә тукталыш булып алу Ростов өлкәсендә 13 пациентның үлеменә сәбәп булды.