Татарстанда 6 яшьлек малай мәетен тапканнар.
31.05.2020tatar-inform.ru

Бүген иртән Актаныш районы полициясенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул 6 яшьлек улы югалуы хакында хәбәр итә. Малайны эзләү нәтиҗәсендә башта Актаныш буалары янындагы дамбаның яр буе зонасында — баланың киемнәрен, ә сулыктан ун метр читтә, куаклык арасында мәетен табып алганнар.
Җинаять эше кузгатылган, аны тикшерүне прокуратура контрольдә тота. Хәзерге вакытта фаҗига булган урынны тикшерүдә район прокуроры Рамил Әскәров та катнаша.
Агентлыкка билгеле булганча, кичә уникенче яртыда малай исерек хәлдәге ир-ат белән велосипедта йөрергә чыгып киткән. Бу ир-ат аларның күршесе, ул моңа кадәр хөкем ителгән кеше. Шуннан соң баланы күрүче булмаган, ир-ат үзе генә кайткан.
Агентлык мәгълүматлары буенча, бала суга тончыгып үлгән. Ул су коенырга уйлагандыр, мөгаен. Күршесе аның мәетен куаклыкка ташлап, китеп барган. Хәзер фаҗиганең барлык сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак.
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков күрсәтмәсе белән, Актаныш районы прокуратурасы балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очракларын кисәтү системасын тикшерә башлады. Хәерге вакытта фаҗига булган урынны җентекләп карыйлар. Күзәтчелек органы баланың ата-анасының тәрбияләүгә бәйле вазифаларын тиешенчә үтәү буенча гамәлләренә бәя бирәчәк.
- У "Нефтяника" бронза
- Бугульма – это татарстанская Швейцария
- Лениногорск - райский уголок
- Размещение новостей/рекламы на сайте!
- Ярмаркой - по кризису
- Воспоминания о Войне: "Без поддержки и доброго слова"
- Центральному храму - 30 лет
- Завозная картошка по субботам дешевле
- Бугульминский театр имени Баталова открыл 75-й сезон
- Вместо денег получит срок

