Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 70 яңа очрагы ачыкланган.
27.04.2020tatar-inform.ru

«Унсигез кеше хастаханәгә салынды, 52 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы) », – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Шул ук вакытта, Галимова сүзләренә караганда, 11 очрак читтән кертелгән, ә 59ы элемтә аша йоктырылган. Авыручыларның җидесе балигъ булмаганнар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 11 кеше, 28е – 30дан 50 яшькә кадәргеләр, 16сы – 50дән 60 яшькә кадәр, алтысы – 60тән 70кә кадәр һәм 70тән 80 яшькә кадәрге ике кеше.
Инфекцияле кешеләр аеруча Казанда күп ачыкланган – Татарстан башкаласында 31 кеше авырган. Чаллыда – биш, Лаеш һәм Теләче районнарында – дүртәр, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында – өчәр, Питрәч районында – ике, Әгерҗе, Аксубай, Арча, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Тукай һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.
Савыкканнан соң барлыгы 75 кеше хастаханәдән чыгарылган.

