Татарстанда дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыелган.
28.08.2020https://tatar-inform.tatar

Бер гектардан уртача уңдырышлылык 37,4 центнер тәшкил итә. Җыелган ашлык күләме һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.
Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре урып-җыюны төгәлләде. Мәсәлән, Чүпрәле районының «Чынлы» ҖЧҖ, аларда бер гектардан уртача уңдырышлылык - 60 ц/га, Актаныш районының "Н.Баян ис." ҖЧҖ, уңдырышлылык - 44,2 ц/га, Әлки районының "Хузангай" ҖЧҖ урып-җыюны 40,6 ц/га уңыш белән тәмамлады.
Хәзер киләсе ел уңышына нигез салу – көзге культуралар чәчү өчен бик мөһим чор. Татарстанның барлык районнары да чәчүгә керештеләр. Тукай, Арча һәм Чирмешән районнарында 70 проценттан артык чәчелгән. 2021 ел уңышы өчен барлыгы 540 мең гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла, диелә бу хәбәрдә.
- В Бугульминском районе прошел республиканский конкурс технологов по воспроизводству свиней
- Ни днем, ни ночью. Остановки без водки
- День патриарха
- Бугульминские школьники оказались в числе самых одаренных детей Татарстана
- Зовет поле весеннее
- Стрельба по "летящим" тарелкам
- Успех команды
- Бугульминский ансамбль танца «Дружба» отметил 30-летие
- Добрый жест местных авиаторов
- Самолет, вылетевший из Бугульмы, совершил аварийную посадку

