Татарстанда иң яхшы ун билингваль балалар бакчасы исемлеге билгеле.
24.10.2020https://tatar-inform.tatar

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнарының системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше, белем бирү оешмасының әлеге юнәлеш буенча тәкъдим ителгән эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларны дәүләт телләренә өйрәтү методикасы һәм технологияләре бәяләнде.
500 мең сумлык грант алу өчен бәйгедә 10 иң яхшы балалар бакчасы җиңде:
Мөслим районының «Кояшкай» балалар бакчасы;
Кукмара шәһәренең 8нче номерлы «Гөрләвек» балалар бакчасы;
Арча шәһәренең 11нче номерлы балалар бакчасы;
Казан шәһәре Вахитов районының 136нчы номерлы балалар бакчасы;
Казан шәһәре Совет районының 67нче номерлы балалар бакчасы;
Чистай шәһәренең 5нче номерлы «Ал чәчәк» балалар бакчасы;
Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 72нче номерлы балалар бакчасы;
Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу бистәсенең 2нче номерлы балалар бакчасы;
Лениногорск районының 7нче номерлы балалар бакчасы;
Алексеевск шәһәренең 6нчы номерлы «Бал Корты» балалар бакчасы.
- Поздравляем с тройней!
- Гармонист приглашен в Москву
- "Папа в паутине, или Слишком женатый таксист-2"
- В Альметьевском районе РТ убита проститутка
- Делегация Татарстана посетила столицу Универсиады-2009
- Мини-мисс Бугульма 2011
- XXXVIII сессия Совета Бугульминского муниципального района первого созыва
- Бугульминские энергетики ввели в эксплуатацию новую подстанцию
- Одни - с огоньком, другие - спустя рукава
- "Дети" на 5075

