Татарстанда коронавирус аркасында пропуск режимын кабат кертергә җыенмыйлар.
08.10.2020https://tatar-inform.tatar

«Бүгенге көндә пропускларны кире кайтару мәсьәләсе хакында фикер алышулар үткәрелми», — дип белдерде спикер.
Ул Европа илләрендә коронавируска бәйле вазгыятьнең начараюына игътибар юнәлтте, шуның аркасында яңа чикләүләр кертергә туры килә. Татарстанда бул хәлгә юл куймас өчен, республикада яшәүчеләр Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) таләпләрен катгый үтәргә тиеш, дип искәртте Галимова.
«Без битлек һәм дистанция режимын сакларга чакырабыз. Бездә хәзер рейдлар башланды. Бәлки тикшерүчеләрнең җәмәгать транспортында йөрүе кемгәдер ошап та бетмәс. Тагын бер тапкыр кабатлыйм — бу тикшерүчеләргә түгел, безнең һәркайсыбызга кирәк», — диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
Сентябрь рейдлары вакытында Казанда 3 меңгә якын автобус пассажирының битлек кимәве ачыкланган иде. Бу җәмәгать транспортында тикшерүләрне активлаштыруга бер сәбәп булды.
- Когда любое дело по плечу
- Строительство православного Храма в пгт Карабаш
- В Бугульме планируется открытие спецального помещения для проведения религиозного обряда - мытья покойников
- И танцпол, и аквапарк
- Ярко украсившие соцветие культур
- Продукция Бугульминского механического завода среди "100 лучших товаров России"
- Равнение на Победу
- Неподъемная ноша
- Новое футбольное поле
- Долгожданная победа

