Татарстанда коронавирус инфекциясенең 50 яңа очрагы расланган.
21.04.2020tatar-inform.ru

«10 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 40 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.
Аларның унтугызы 30дан 50 яшькә кадәрге аралыкта, уналтысы 50дән 60 яшькә кадәр.
«Инфекция йоктыручыларның 95 проценты чирне авырулар белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу турыдан-туры элемтәләрне киметүнең әһәмияте хакында сөйли», — дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
Торак пунктлар арасында коронавирус инфекциясен йоктыручылар арасында Чаллы шәһәре (16 очрак) беренче урында, икенче урында — Казан (11 очрак). Моннан тыш, Теләче районында — җиде, Чүпрәле районында — дүрт, Сарман районында — өч, Әлмәт һәм Лаеш районнарында — икешәр, Мамадыш, Тукай, Алексеевск, Кукмара һәм Балтач районнарында берәр яңа очрак ачыкланган.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 280 очрагы теркәлгән. 36 кеше терелгән.
- Из Европы с приветом.
- В Боге наша сила
- "Под ружье!"
- Награды за бережливость
- Воровство установили. А дальше?
- Дети с ограниченными возможностями готовятся показать спектакль
- 12 мая - Всемирный день медицинской сестры
- О кормах, как о хлебе
- В Соборной мечети Бугульмы прошла традиционная встреча паломников
- Турнир в память о наставнике

