Татарстанда коронавирустан өченче кеше үлде.
03.05.2020tatar-inform.ru

Коронавирус белән авырган казанлыга 76 яшь булган, ул 26 апрельдә стационарга китерелгән. Пациент Covid-19 вирусыннан тыш, хроник обструктив үпкә авыруы, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бронхиаль астма белән авырган.
Covid-19 диагнозын экспертиза раслаган.

