Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 76 булды.
30.09.2020https://tatar-inform.tatar

Вафат булучыларны берсе — 1948 елда туган хатын-кыз. Аны Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә «хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония» диагнозы белән китерәләр. Пациентның җитди хроник авырулары булуы ачыкланган.
«Анда коронавирус инфекциясе лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Икенчесе — 1946 елда Саба районында туган хатын-кыз. Ул Казанның 2нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән салынган. Пациентның хәлен хроник авыруларының кискенләшүе катлауландырган. Үлемнең сәбәпләрен шулай ук патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 25 очрагы теркәлгәнлеген хәбәр иткән иде.
- Их сердце отдано детям
- Лидеры транспортной отрасли
- Приглашение к диалогу
- СМИ Бугульмы поддержали проект по восстановлению Болгар и Свияжска
- Зарница
- Мисс Татарстан! Голосуй за Бугульму!
- Мошенница обещала море и пляж
- Вот это "Правопорядок"!
- Бугульминский ансамбль танца «Дружба» отметил 30-летие
- Быть на высоте!

