Татарстанда “Урман утырту көне” үткәрү датасын билгеләделәр.
29.02.2020bugulma-tat.ru

“Урман атнасы 2020” табигать саклау акциясе, үз чиратында, 3-11 октябрьдә узачак, диелә республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган документта.
Акцияләр “урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урманнарны саклау һәм яңадан торгызу проблемаларына җәлеп итү максатыннан” гына түгел, ә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында да оештырылачак.
Ике чарада да республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, муниципаль берәмлекләр һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре катнашачак. Аларны үткәрү өчен җаваплылык ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.
Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык узачагын хәбәр иткән иде.
- Лучший директор школы нашей республики
- Акбаш начался с железной дороги
- На уборке снега
- Министр сельского хозяйства и продовольствия РТ в Бугульме
- Татарстанский «вор в законе» отстаивает честь и достоинство в суде
- Награды за бережливость
- Присоединяйтесь для счастья
- Лучшее по пунктуальности
- Гуси спасут район, а картофель- город?
- Вокалистов из Бугульмы узнали в Швеции

