Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирусның 83 яңа очрагы ачыкланган..
08.05.2020tatar-inform.ru

«11 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 72 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы күзәтелә», — диде Галимова.
Ачыкланган авыруларның икесе генә чирне Татарстаннан читтә йоктырган, калганнарының республикада авырулар белән элемтәдән соң Covid-19 белән авырганлыгы ачыкланган.
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда — алар 42 кеше. Шулай ук Чаллыда 11 кеше. Өченче урында Арча районы тора – биредә 6 авыру ачыкланган.
Лаеш районында 5 кеше, Биектау районында 4 кеше авыруы ачкланган. Әтнә, Буа һәм Кукмара районнарында икешәр очрак теркәлгән.
Шулай ук Татарстанның башка районнарында да берәр очрак бар. Шулай итеп Татарстанда Covid-19 авыруы 1498 кешедә расланган. 367 кеше стационарда дәвалана, шуларның алтысы үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратларына тоташтырылган. Барлыгы 296 пациент терелгән, шул исәптән 44 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.
- "БГ" - по заданию правительства
- Вот это "Правопорядок"!
- В Боге наша сила
- Уровень безработицы в Бугульминском районе составляет 2,9 процента
- В аэропорту «Бугульма» обсуждали безопасность полетов
- "Возьми, дяденька, конфету."
- Выдача зарплаты через суд
- По деревне - на иномарке
- В «Белой ладье» отметили День защиты детей
- А.Шафигуллин: "СТОИТ браться за любую работу"

