Татарстанның ислам һәм православие лидерлары коронавирустан сакланырга чакыра
03.04.2020tatar-inform.ru

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә уртак мөрәҗәгать белән чыкты.
Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә Ватаныбыз, республикабыз һәм бөтен дөнья зур куркыныч алдында калды. Әлеге куркыныч кешеләрне җенесенә һәм яшенә аермый, милләтенә һәм социаль хәленә, дини ышануларына карамый. Бу рәхимсез сынау кешелекне мәңгелек рухи һәм традицион кыйммәтләр: гаилә, мәхәббәт, игелеклелек, кеше хәленә керү һәм җаваплылык турында уйланырга мәҗбүр итте, дип искәртә алар.
«Кадерле дин кардәшләребез! Без, Татарстанның ислам һәм православие лидерлары, Сезгә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан коронавирус инфекциясеннән саклану өчен күрелә торган барлык чараларны төгәл үтәргә чакырып мөрәҗәгать итәбез. Дин тотучыларга санитар-гигиена һәм эпидемиология чараларын тайпылышсыз үтәүгә бәйле зур җаваплылык йөкләнгән.
Шуны аңларга тиешбез: вакытлыча кертелгән чикләү чараларының төп максаты — үзебезнең, якыннарыбызның гомерен саклау, шулай ук коронавирус инфекциясе таралуына тиз арада чик кую.
Мохтаҗларга — авыруларга, өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче кешеләргә ярдәм күрсәтү турында онытмаячакбыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Аллаһы Тәгалә безне бәла-казалардан һәм авырулардан сакласын, Татарстанның һәр гаиләсенә, һәр өйгә тынычлык һәм иминлек алып килсен!» — диелә мөрәҗәгатьтә.
- Вторую зарезал за компанию
- Мисс Юго-Восток Татарстана-2009
- «Я хочу быть похожим на ветер!»
- Адвоката взяли под стражу
- Внимание!
- В Бугульме прошло заседание антинаркотической комиссии
- Полевые ромашки для юбиляров
- Выборы – ответственность за будущее!
- Давайте дружить домами
- От Катерины Измайловой - к Маленькому принцу

