RSS канал
Пятница, 22.11.2024, 23:02
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Апрель » 13 » Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган .
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган .
13.04.2020tatar-inform.ru
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган .
Табиблар искәртүенчә, коронавирусның дүрт очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын җиде кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган.

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ике кеше хастаханәгә озатылган, тугызы өендә дәвалана», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыручыларның икесе — 18-30, бишесе — 30-50, өчесе — 50-60 яшьтә, берсе 60 яшьтән өлкәнрәк.

Табиблар искәртүенчә, коронавирусның дүрт очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын җиде кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган.

11 очракның өчесе — Казанда, тагын өчесе Чаллыда теркәлгән. Питрәч һәм Биектау районнарында — икешәр, Азнакай районында бер очрак ачыкланган.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7905 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.