Бөгелмә мэры тәүлек буе эшли торган постларның эшен тикшерде
07.04.2020tatar-inform.ru

1 апрельдән полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре, «Росгвардия» вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасында кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү режимын автомобильчеләрнең ничек үтәвен тикшерәләр. Бу эшне башкаручы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өчен Бөгелмә районы хакимияте тарафыннан ике тапкыр кайнар аш оештырылган.
Моннан тыш, хезмәт вазифаларын башкару өчен постларда «ТНГ-Групп» компаниясе һәм шәһәрнең төзелеш оешмалары тарафыннан файдалануга бирелгән махсус вагоннар тора.
Хокук саклаучылар белән сөйләшкәндә Линар Закиров бүгенге көндә шәһәрдә эпидемиологиягә бәйле вазгыятьнең тотрыклы булуын, коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләр юклыгын билгеләп үтте. Районда махсус комиссия эшли, ул көн саен барлык профилактика чараларының күрелүен тәэмин итә.
«Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар тулысынча акланды. Бездә муниципальара пассажирлар һәм багаж ташу туктатылды, йөк ташу чикләнде. Гражданнарның үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен контрольдә тоту өчен уртак рейдлар оештырылды. Болар барысы да безнең халыкның иминлеге — коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен эшләнә», — дип нәтиҗә ясады Линар Закиров.
- Лучший учитель поедет в Казань
- После жалобы абонента из Бугульмы Роскомнадзор по РТ оштрафовал Таттелеком на 35 тыс. рублей
- 12 мая - Всемирный день медицинской сестры
- Штраф с конфискацией
- В аварии под Бугульмой погибли 3 человека
- Не пускать дым в глаза
- Потрачено с умом
- "Радость" жить помогает
- Капремонт жилья
- Гитара довела до Чехии

