Бөгелмә районының 14 яшь хоккейчысы утырган автобус Сарман районында авариягә очраган
05.01.2020bugulma-tat.ru

«Автобуста 16 кеше булган. Аларның ундүрте — Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең хоккей командасында уйнаучы балалар. Алар Сарманга турнирга барырга чыккан булган», - дип сөйләделәр шаһитлар.
Юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче һәм яшь пассажирлар да зыян күрмәгән. Һәлакәт урынына балаларның туганнары килгән һәм машинада өйләренә кайтарганнар.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Сарман районының Александровка авылы тирәсендә балалар утырган «ПАЗ» йөртүчесе «Лифан» җиңел машинасына юл бирмәгән дип хәбәр иткән иде. Һәлакәттә чит ил машинасының пассажиры зыян күргән.
- Магдеев Н.Г. назначен министром лесного хозяйства РТ
- Их сердце отдано детям
- "Чужих" ветеранов быть не должно
- Выдача зарплаты через суд
- Мэр Бугульмы поздравил с юбилеем одну из старейших жительниц города
- Онлайн-диалог – не роскошь…
- Патриоты с первого класса
- Дети с ограниченными возможностями готовятся показать спектакль
- Для кого такие пандусы?
- Привлекательность для инвестиций

