"Бөгелмә үзәк район хастаханәсе"ндә -- яңа җитәкче
26.01.2020http://bugulma.tat.ru

Риф Амеров Санкт-Петербургта Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясен «дәвалау эше» белгечлеге буенча (1994 ел) тәмамлый.
1994 - 1997 елларда - ординатор, 75 ВМЛ хирургия бүлеге башлыгы (Төньяк ВМФ).
1997 - 1999 елларда - Поляр шәһәрендә (Төньяк ВМФ) госпитальнең хирургия бүлеге башлыгы.
1999 - 2007 елларда - «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» ДАССУ табиб-урологы.
2007 - 2013 елларда - «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» ДАССУ район һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары.
2013 - 2015 елларда - "Лениногорск үзәк район хастаханәсе" табиб-урологы.
2015 елның мартыннан - «Зәй үзәк район хастаханәсе» ДАССУ баш табибы.
Татарстан Республикасының Атказанган табибы (2018 ел).

