Балыкчылар, сак булыгыз!
20.11.2019tatar-inform.ru

“Без барлык сулыкларны коткаручылар белән тәэмин итә алмаячакбыз. Кышкы балык тоту, балалар белән ял культурасы үтәлергә тиеш. Әти-әниләр балалары гел үз күз алдында булырга тиешлеген истә тотсын”, - диде ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Илһам Насыйбуллин.
Ул ел саен көзен-кышын техника, шәхси составны әзерләү чаралары узганын, мәктәпләрдә профилактик чаралар үткәрелгәнен искәртте. Урынбасар сүзләренчә, коткаручыларны әзерләү бүген бөтен таләпләргә җавап бирә. “Шәхси состав бәлагә тарыган кешеләрне коткару буенча куелган бурычларны үтәүгә әзер”, - диде.
Илһам Насыйбуллин барлыгы 10 коткару посты эшләячәген, аларда тәүлеклек режимда икешәр коткаручы эшләячәген әйтте. “Безнең сиксәннән артык традицион балык тоту урыннары бар, коткару постлары тиз арада ярдәм итәрлек итеп төзелгән”, - диде.
Белгечләр көчле агым кырыенда боз юка булуын, ә балыкчыларның шундый җиргә атлыгуын билгеләп узды. Алар сулыкларга бозның калынлыгын үлчәп кенә керергә киңәш итте.
- Чтобы не повторить беды
- «ТНГ-Групп» проведет геологические исследования для «ЛУКОЙЛа»
- Благотворительность в День Знаний
- Бугульма в "Лиге студентов"
- Выражаю благодарность
- Встреча паломников
- Для преодоления последствий засухи
- Дети с ограниченными возможностями готовятся показать спектакль
- В одном селе - два турнира
- Время в документах и судьбах

