Фәрит Мөхәммәтшин: 100 еллыкны китап укучыларны югалтмыйча каршыладык
15.11.2019tatar-inform.ru

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына эш нәтиҗәләрен югары бәяләде. Бу хакта ул "Китап нәшер итү тарихы һәм китап сәүдәсенең заманча үсеш тенденцияләре" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларны сәламләү чыгышында әйтте.
Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган фәнни-гамәли конференция "Ногай" кунакханәсенең Тукай конференцияләр залында үтте. Конференциядә китап сату белән шөгыльләнүче Россия оешмалары җитәкчеләре, язучылар, галимнәр һәм башкалар катнашты.
"Без китап укучы аудиторияне югалтмадык. Без китапханә системасы үсешенә зур игътибар бирәбез. Бюджет акчасына чыккан китаплар белән китапханә фонды яңартылып тора. Бу мәдәният үсешенә үз өлешен кертә", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
"Безнең өлкән яшьтәгеләребез әдәбиятны интернеттан түгел, кулга китап тотып укырга ярата. Татарстан китап нәшрияты китапларның төрле категория гражданнарга барып җитүе турында кайгыртырга кирәк. Шунысы сөенечле - без 100 еллыкка казанышлар белән килдек. Китапка мәхәббәтне югалтсак, без фәкыйрьләнәбез", диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан китап нәшриятының иң зур дәүләт милли китап нәшриятларының берсе булуын ассызыклады һәм Татарстан китап нәшриятына ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды.
- Инновационные идеи возникают и в Бугульме
- Концерт Зухры Сахабиевой Бегичевой!
- И небо в клеточку
- В Бугульминском районе приняты все меры для предупреждения проникновения африканской чумы свиней
- Самая спортивная семья
- Журналисты "БГ" не остались в стороне
- Не только обучает, но и побеждает
- И фотография на память
- Кавказ стал ближе.
- Конкуренция сбивает цены

