Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» флешмобын башлый
16.04.2020tatar-inform.ru

«Флешмоб 16 апрельдән 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашырга теләүчеләр Габдулла Тукай әсәрләрен укуны видеога төшереп, #МИНЕМТУКАЙ хештегы белән Инстаграм социаль челтәренә урнаштырырга тиеш була. Шигырь һәм чәчмә әсәрләрне төрле телләрдә укырга мөмкин», — диде ул.
Шулай ук шагыйрь сүзләренә язылган җыр һәм инструменталь әсәрләрнең видеоязмасын, Габдулла Тукай яки аның иҗаты буенча ясалган рәсем, фото, сынлы сәнгать әсәрләренең сканын да куярга мөмкин.
«Габдулла Тукай иҗатына, туган телебезгә битараф булмаган һәр кешегә, бигрәк тә милләттәшләребезгә, флешмобка кушылуны сорап, мөрәҗәгать итәм! Сезнең язмаларны көтеп калабыз», — дип сөйләде Рәдиф Җамалетдинов.
Флешмобның генераль партнерлары: Татарстан Республикасының төп телерадиоканаллары — «Татарстан — Яңа гасыр», «Татарстан дәүләт телерадикомпаниясе», КФУның «УниверТВ» телевидениесе һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
«Флешмоб турында тулырак мәгълүматны генераль партнерларыбыз, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Инстаграм челтәрендәге битләреннән алырга мөмкин», — диде институт директоры.
- Бугульминцы покорили Эльбрус
- "Я б в технологи пошел..."
- На службу в армию
- Каникулы - при мечети
- Бугульминский школьник провел один день в команде главы района Ильдуса Касымова
- В аэропорту «Бугульма» обсуждали безопасность полетов
- Гастрольная весна
- Стражи порядка - в лидерах
- В Бугульме подвели итоги конкурса журналистских работ «Закон и СМИ-2010»
- Заболевания гриппом в районе пошли на спад

