Грипп сәбәпле, Россиядә 111 мәктәпне карантинга япканнар.
29.09.2020https://tatar-inform.tatar

«Россия Мәгариф министрлыгы күзәтү мәгълүматлары буенча, ковид инфекциясе сәбәпле түгел, ә сезонлы грипп аркасында 111 мәктәп (барлык мәктәпнең 0,13 проценты) ябылган. 34 мәктәп штатлы режимда эшли башлаган. Кайбер мәктәпләрдә аерым сыйныфлар гына карантинга җибәрелгән», — дип сөйләделәр министрлыкта.
Авыру очраклары, нигездә, мәктәптә эшләүче өлкәннәрдә ачыкланган. Укучылар арасында авыручылар сирәк, диделәр ведомствода.
Карантин чаралары кайбер мәктәпләргә генә кагыла, чөнки авыручылар саны сезонлы күрсәткечләрдән артык түгел. Узган атна ахрында коронавирус аркасында Россиядә 94 мәктәп ябылды, 34 уку йорты карантиннан чыкты, дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
- Договор дороже денег
- Автокросс на приз главы
- Они сошлись, «Студент» с «Премьером»
- Как посеешь, так и пожнешь (продолжение)
- Выставка художников в Бугульме
- Не повторить страшную судьбу "Хромой лошади"
- "Здравствуй, дитя мое"
- "Мультики" в акриловых цветах
- И.Касымов: "Я знал, на что шел"
- Друга в горы тяни, рискни!

