Хөрмәтле гүзәл затлар!
08.03.2020bugulma-tat.ru

Хатын-кызларыбыз хезмәт эшчәнлегендә зур җаваплылык һәм профессиональлек үрнәкләре күрсәтәләр, югары уңышларга ирешәләр. Предприятие һәм оешмаларга оста җитәкчелек итәсез, балалар укытасыз, безнең сәламәтлек турында кайгыртасыз – сез башкара торган эшчәнлек өлкәләрен санап чыгу да мөмкин түгел. Сезнең иҗади потенциал, талант, гармониягә һәм тотрыклылыкка омтылыш, оптимист һәм зирәк булуыгыз – Бөгелмә үсешенә нигез менә шулар ул.
8 Март көнне без өлкән буын вәкилләренә – Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт белдерәбез. Сез моннан 75 ел элек яулап алган Җиңү тыныч күк астында гомер кичерүчеләр өчен буыннан-буынга күчеп килә торган бәһасез кыйммәт ул. Без сезнең белән горурланабыз!
Сөйкемле хатын-кызларыбыз, күңел киңлеге һәм яңалыкны күрә, үстерә белүегез өчен рәхмәт сезгә. Уртак йортыбыз – Бөгелмәдәге җылылык һәм ямьле мохит өчен рәхмәт. Гомерегездә чәчәкләр дә, шатлыклар да мулдан булсын! Һәммәгезгә дә язгы кояштай күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, иминлек, уңышлар, мәхәббәт һәи олы бәхет телим!
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры
- Для поддержки личных хозяйств
- Если читатели не идут в библиотеку, библиотека сама приедет к ним
- Хлеб легким не бывает. Особенно тяжело дался он нынче
- Помочь не только первоклашкам
- "Не стареют душой ветераны"
- С 8 марта милые дамы!
- Новый дизайн Бугульминского сайта
- На ярмарке цены прежние
- Курс на Европу
- Золотая медаль чемпионата мира!

