«Минем документлар» офисына гражданны банкрот дип тану турында гариза тапшырырга була
10.11.2020https://tatar-inform.tatar

«Гариза белән республикада эшләгән 59 күп функцияле үзәкнең теләсә кайсына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элек шәхси затларга банкротлык процедурасын суд аркылы башкару өчен акча түләргә туры килә иде. Яңа тәртип нигезендә, әлеге хезмәт күп функцияле үзәктә бушлай күрсәтелә. Пошлиналар һәм башка түләүләр таләп ителми», — диде Ленара Мозаффарова.
Көз башыннан бирле «Минем документлар» офисына татарстанлылардан банкротлык буенча 417 гариза тапшырылган, шуларның унысы гына канәгатьләндерелгән. Моның төп сәбәбе — күпчелек «банкрот» буларак танылуның тәртибен аңлап бетерми.
«Банкротлык турында гаризаны күп функцияле үзәккә тапшыру өчен түли алмаган әҗәтнең суммасы 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр булырга тиеш. Тагын бер мөһим шарт — мөлкәте булмау сәбәпле, әлеге гражданинга карата суд приставлары тарафыннан тикшерү эше тәмамланырга тиеш. Әлеге мәгълүматны Федераль суд приставлары хезмәте сайтында тикшереп була», — диде күп функцияле үзәк директоры.
Төп шартлар үтәлмичә, банкротлык турында гариза тапшыру вакытны бушка уздыруга тиң.
- Бугульминский военкомат лучший в Татарстане
- Почти по классику. Брали и с живых душ, и с мертвых
- Воспитание через труд
- В "Раздолье" будет весело!
- Летчики - бугульминские, самолеты - канадские
- Помочь не только первоклашкам
- К работе готовы
- Мастер-класс от бизнесмена
- Бугульминские стражи правопорядка отчитались о проделанной работе
- Акбаш начался с железной дороги

