Саклану чаралары – беренче планда.
25.03.2020bugulma-tat.ru

Ул баланың температурасын тикшерүне, шулай ук тән тиресендә тимгелләр яки башка үзгәрешләр юкмы икәнен карауны үз эченә ала.
Учреждение хезмәткәрләре бүлмәләрдә көненә ике тапкыр дезинфекция үткәрәләр: өстәлләр, шкафлар һәм башка җиһазларны җентекләп сөртәләр.
28 нче “Әкият” балалар бакчасы мөдире Лена Ильина сөйли:
– Безнең балалар бакчасында 282 бала тәрбияләнә. Бүгенге көндә аларның 40 проценты балалар бакчасына йөрми – ата-аналары белән бергә өйдә торалар, чөнки күп кенә предприятиеләр дистанцион эш режимына күчкәннәр. Балалар бакчасы гадәти режимда эшли, барлык профилактик чаралар үткәрелә – көн саен һавада йөрергә чыгабыз, тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр термометриясе оештырылды, балаларны иртәнге карау үткәрелә. Көнгә ике тапкыр барлык бина-бүлмәләр дезинфекцияләнә, дымлы чүпрәк белән җыештырыла.
Балаларның ата-аналарына РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан эшләнгән тәкъдимнәрне көн саен исләренә төшереп торабыз.

