Төтенсез тәмәке: кемгә файда?
15.01.2020bugulma-tat.ru

Әле күптән түгел, декабрь ахырына якынлашкан көннәрнең берсендә, Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә үзәк район хастаханәсендә синтетик никотин белән агуланган 17 яшьлек үсмер ятуын хәбәр итәләр. “Ашыгыч ярдәм” машинасы хастаханәгә аны өеннән алып килгән. Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренә караганда, яшүсмер егет нәкъ менә шул “снюс” дип йөртелгән продукт кулланудан агуланган. Медицина хезмәткәрләре ярдәме белән ул тиз арада аякка баскан, инде хәзер укуын дәвам иттерә. Ә бит хәлләрнең аеруча катлаулланып китүе дә бик ихтимал иде, ди белгечләр. Яшүсмер белән хокук сакчылары җитди профилактик әңгәмә уздырганнар. Төтенсез тәмәкенең сәламәтлеккә нинди зыян салуы турында егет үзе дә аңлагандыр дип ышанасы килә. Полицейскийлар андый продукцияләр куллануның бик тә куркыныч булуы турында кисәтәләр.
- И танцпол, и аквапарк
- Неподъемная ноша
- Успех юной пловчихи
- Продукция Бугульминского механического завода среди "100 лучших товаров России"
- Снижается стоимость перевозок багажа и грузобагажа
- Молодые бугульминцы избили милиционеров
- В Бугульминском районе РТ отмечают Маулид ан-Наби
- Бугульминцы поддержали «Кросс Татарстана-2010»
- Юноши готовятся к армии
- Курс на Европу

