Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз явачагы турында кисәтә.
18.07.2020/tatar-inform.tatar

Республика территориясендә урыны белән көчле һәм яшенле яңгыр явачак, урыны белән боз явуы ихтимал. Моннан тыш, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Аерым алганда, иртән һәм көндез Казанда яшенле яңгыр һәм җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип искәртә метеорологлар.

