Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 90 яңа очрагы ачыкланган.
02.12.2020https://tatar-inform.tatar

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 90 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 10 мең 514 очрак», - дип хәбәр итте ул.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, бер тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 43 кешесе терелгән.

