Татарстанда коронавирусны дәвалау өчен кан плазмасы булдырылды.
19.07.2020/tatar-inform.tatar
Татарстан Covid-19 инфекциясе белән авырган кешеләрнең кан плазмасына кытлык кичерми. Кан плазмасы Covid-19 белән хәзер авыручылар өчен кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Бу плазма пациентларның бик тар сегментына кирәк. Кирәк булган җирдә без аны башкарабыз. Запас булдырылды», - дип искәртте спикер.
Жаворонков аңлатканча, коронавируска антитәнчекләре булган дәваланган пациентларның кан плазмасы Covid-19 инфекциясен дәвалаганда панацея булып тормый, шулай да аңа мохтаҗ пациентлар өчен Республика кан үзәге трансфузия өчен запас булдырган.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда коронавирусны дәвалау өчен кан плазмасы җитмәвен хәбәр иткән иде. Кемнең кан плазмасы доноры була алуы турында тулырак Sntat порталыннан укыгыз.