Татарстандагы биш югары уку йортында Covid кагыйдәләрен бозганнар.
20.11.2020https://tatar-inform.tatar

«Тикшерүләр бара. Бу атнада 11 югары уку йортын, Чаллыда һәм Түбән Камада дүрт филиалны карадык. Биш уку йортында таләпләрне бозу очрагы ачыкланды, бу тикшерелгән оешмаларның 33 процентын тәшкил итә», — диде спикер.
Любовь Авдонина сөйләгәнчә, югары уку йортларына керү юлында антисептиклар булмаган. Шулай ук температурасы һәм ОРВИ билгеләре булган студентларны һәм укытучыларын кертмәскә тиешле фильтрлар да булмаган.
«Студентларның да кагыйдәләрне бозуын күзәтәбез. Аудиторияләрдә дөрес утыру өчен мөмкинлек бар, әмма алар төркем-төркем булып утыра (студентлар телендә бу „Камчаткада утыру“ дип атала), битлексез йөриләр», — диде Авдонина. Ведомство җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, тикшерүләр дәвам итә. Киләсе атнада Роспотребнадзор хезмәткәрләре республикадагы көллиятләрне, техникумнарны һәм училищеларны тикшерәчәк.
Любовь Авдонина искәрткәнчә, Covid кагыйдәләрен бозган өчен вазифаи затка 50 мең сумнан башлап административ штраф, ә физик затларга 15 мең сумнан башлап штраф салынырга мөмкин.
Алдарак «Татар-информ» Татарстандагы барлык югары уку йортларында студентларның битлек режимын саклауларын тикшерәчәкләр дип хәбәр иткән иде.
- Новоселье на Первомай
- Самая полезная гимнастика
- Праздник живописи
- Хоккеисты из Бугульмы стали победителями Всероссийских соревнований клуба «Золотая шайба»
- До лидеров рукой подать
- В ОДН "сливают" неучтенку?
- Комментарии - для пользователей ВКонтакте
- В Бугульминском районе РТ отмечают Маулид ан-Наби
- Вместе веселее
- «Ты и твой компьютер в будущем»

