Татарстанның җиде районында бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде.
07.09.2020tatar-inform.tatar
Татарстанның Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш һәм Чистай районнарында бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Буа, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Биектау, Түбән Кама, Алексеевск, Кукмара, Минзәлә, Спас һәм Теләче районнарында да урып-җыю эшләре тәмамлану алдында.
Бөртеклеләрдән иң югары уңыш Зәй районында теркәлгән. «Игенчелеккә фәнни якын килү, агротехник чараларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару нәтиҗәсендә һәр гектардан 48,6 центнер ашлык җыеп алынды. Районда ашлыкның тулаем җыемы 181,4 мең тонна тәшкил итте», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Моннан тыш, республика аграрийлары шикәр чөгендере алырга кереште. Бүгенге көндә татлы тамыр 6 мең гектардан артык мәйданда алынган, бу планның 12 процентын тәшкил итә. Тулаем алганда республикада 243,9 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, уңыш гектарыннан 405,9 центнер тәшкил итә.
Муниципалитетларда башка сезонлы эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, 502 мең гектар мәйданда (планның 91 проценты) көзге культуралар чәчелгән.
Быел Татарстанда Әтнә һәм Нурлат районнары игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюны беренчеләрдән булып төгәлләде.

- Приглашение к диалогу
- Засуху на хлеб не намажешь
- Потрачено с умом
- Выдача зарплаты через суд
- Милиция открывает двери
- Приз - от "Единой России"
- Оргкомитет олимпиады-2014 обвиняет бизнесвумен из Бугульмы в пиратстве
- Бугульминские энергетики ввели в эксплуатацию новую подстанцию
- Дважды дублер
- Открылся храм-часовня