Владимир Путин өйдән эшләү турындагы законны имзалады.
08.12.2020https://tatar-inform.tatar

Өйдән эшләүне көйләү турындагы документ проекты Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, шулай ук бер төркем депутатлар һәм сенаторлар тарафыннан әзерләнгән. Закон дистанцион эш нормаларын системалы эшкәртү, аларны куллануның үтемлелеге, офиста һәм өйдән эшләүне берләштерү мөмкинлеген күздә тота.
Канунда каралганча, эш бирүче гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта хезмәткәрләрне аларның ризалыгыннан башка гына дистанцион эш режимына күчерә ала, әмма ул тиешле җиһазлар белән тәэмин итәргә яки чыгымнарны капларга бурычлы. Эш бирүче шулай ук дистанцион эш режимына күчкән вакытта бирелә торган җиһаздан файдалану буенча хезмәткәргә инструктаж үткәрергә тиеш. Әлеге чорда эш бирүчегә хезмәтне саклауны тәэмин итү буенча башка вазифалар йөкләнми.
Хезмәткәрне өйдән торып эшләүгә күчерү хезмәт хакын киметү өчен нигез була алмый. Закон шулай ук дистанцион хезмәткәрләргә командировка акчасы түләүне дә күздә тота. Шуның белән бергә, ике эш көне дәвамында нигезле сәбәпләре булмаган килеш элемтәгә чыкмаган очракта, эш бирүче дистанцион хезмәткәрне эштән җибәрергә хокуклы.
- Дружить - и никаких гвоздей!
- Сельскохозяйственная ярмарка
- Внимание Акция!!!
- Учителя Бугульмы и Челнов пообщались в режиме онлайн
- Бугульминский военкомат лучший в Татарстане
- Расписание авиарейсов и ж/д транспорта
- Бриллиантовый союз
- Жилье - ветеранам войны
- Ярко украсившие соцветие культур
- Бугульминцы в Госсовете РТ

