Каникулны – файда белән .
09.01.2020bugulma-tat.ru

Шәһәрнең төрле мәчетләрендә эшләүче хәзрәтләр, мөгаллимнәр уздырган дәресләргә һәр көнне утызлап бала йөрде. Аларга традицион ислам нигезләре, үз-үзеңне тоту әдәбе турында сөйләделәр. Быел беренче тапкыр бик кызыклы итеп сәнгать дәресләре дә керде. Укуның соңгы көнендә слаймнар белән эшләү буенча мастер-класслар уздырып, балаларны бик шатландырдылар. Исегезгә төшерәбез, слайм – балалар телендә “лизун” дип йөртелә торган ябышкан желесыман материалдан ясалган уенчыклар ул.
Курсларга йөргән балалар каникулны бик файдалы һәм күңелле итеп үткәрделәр. Аларга бик ошады, язгы каникулда тагын очрашырга сүз куеп, таралыштылар.
Бөгелмә мөхтәсибәте матбугат хезмәте
- "Алло, "телефон доверия" слушает"
- Вынесен приговор за заведомо ложный донос о совершении преступления
- Призывникам у нас комфортно
- КАМАЗ отсудил домен в Рунете
- Учитель шахмат
- Каникулы - при мечети
- 12 мая - Всемирный день медицинской сестры
- Наш театр посещается чаще столичных
- Тяжелая атлетика
- Бугульминским первоклассникам вручили подарки

