Татарстан мөфтие: Пандемия дә, Хажга баралмыйча калу да - Аллаһтан .
31.07.2020https://tatar-inform.tatar

«Корбан бәйрәме безгә хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануы турында хәбәр итә. Хаҗ тәмам, әмма, кызганычка каршы, быел хаҗиләр арасында ватандашларыбыз юк. Пандемия сәбәпле бу мәртәбәле гыйбадәтне кылырга бик аз кардәшләргә генә насыйп булды. Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән шушы бәхетле бәндәләрнең хаҗларын кабул итсен», — дип сөйләде мөфти.
Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга бөтен җаны-тәне белән барырга ашкынып торган, ләкин пандемия сәбәпле баралмыйча калган дин кардәшләребезнең ниятләрен кабул ителүен теләде.
«Барысы да Аллаһ насыйбы белән генә тормышка аша. Пандемия дә, хаҗга баралмыйча калу да — Аллаһтан. Раббыбыз безгә җибәргән сынаулардан да, нигъмәтләрдән дә канәгать булырга, шөкер кылып, сабыр итеп яши белергә кирәк», — диде Сәмигуллин.
Мөфти Татарстан мөселманнарының пандемия сынавын намус белән кичерүен өстәп әйтте.
- По деревне - на иномарке
- Возвращая краденое детство
- Помочь не только первоклашкам
- Песней покорили Баден-Баден
- Юная Бугульминка стала призером всероссийского конкурса «Сто сказок о книге и чтении»
- Воспитание через труд
- И танцпол, и аквапарк
- Круглый год футбол на поле
- Поездка в Елабугу
- Помогли собраться в школу

